Докладлар Сораулар һәм җаваплар Элемтәләр
/ Теркәлү
Нәүрүз 2021 Фестивале
Цена за секцию
0

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Казанда 1998 елдан бирле уздырыла һәм бу вакыт эчендә дөньяда милли театрларның иң танылган һәм абруйлы смотрларының берсенә әверелде. Гадәттәгечә, һәр фестиваль Россия Федерациясенең һәм БДБ илләренең төрки телле Республикаларының берсенә багышлана.

2021 елда Фестиваль төрки театр хәрәкәтендә актив катнашучы Алтай, Тыва һәм Хакас республикаларының театрларына багышланачак.

 

Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале 2021 елның 7-13 июнендә Казан шәһәрендә узачак.

Фестивальдә катнашу өчен соңгы ике театр сезонында уйналынган спектакль премьераларын тәкъдим итәргә була. Спектакль төрки телләрнең берсендә уйналырга тиеш.

Фестивальнең төп программасында катнашу өчен 2020 елның 15 декабреннән алып 2021 елның 1 мартына кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының рәсми сайтында гариза тутырырга кирәк булачак (www.kamalteatr.ru/projects).

Фестивальдә катнашу өчен чакырылалар:
- профессиональ дәүләт, бәйсез драма һәм курчак театрлары;
- төрки халыкларның традицион һәм мәйданчык театр формалары спектакльләрен башкаручы коллективлар (ачык һавада спектакльләр, сайт-специфика, променад жанрларын да кертеп).

Тулы күрсәтү
Тулы күрсәтү
26 Ноября
16:44 – 16:44
Театр Камала. Большой зал